Russian (CIS)Tatar (CIS)
 
Главное меню
Популярное
Регистрация/вход
Сейчас на сайте
Сейчас 4 гостей онлайн
Наш баннер

получить код
01.02.2010 15:56

РЕЗИДӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА.

 

Резидә Рифкат кызы Җамалетдинова 1965 елның 8 апрелендә Иске Чокалы авылында дөньяга килә. Хезмәт юлын 1983 елда район типографиясендә хәреф җыючы вазыйфаларын үтәүдән башлый. Кыска гына арада ул типографиядә булган барлык төр эш процессларын да үзләштерә һәм әле ул елларда безнең типография өчен бик катлаулы күренгән линотипта эшләүне дә үз өстенә ала.

Типографиядә эшләү елларында ук газета хезмәткәрләренең язмалары белән якыннан таныша барып, аның үзендә дә хәбәрләр язу теләге туа. Бу омтылышын  тормышка ашыра та башлый: аның кыска-кыска информацияләре, нәсергә тартым, аналитик фикерләргә мул булган язмалары газетада урын ала башлый. Аның бу мавыгуыннан хәбәрдар булган редакция җитәкчелеге туксанынчы еллар ахырында аңа хәбәрче буларак эшкә күчәргә тәкъдим ясый.

Аның язмалары кайсы жанрда булса да лирик җылылык белән сугарылган, коры рәсмилектән азат ителгән, укучылар яратып укырдай килеп чыгар иде. Соңрак ул кыска хикәяләр дә яза башлады. Проблемалы һәм гыйбрәтле сюжетка корылган хикәяләре район газета укучылары тарафыннан  җылы кабул ителделәр.

1998 елда редакциягә компьютерлар кайтарылгач, бу яңа техниканы да тиз үзләштерде Резидә.

2001 елның гыйнвареннан башлап ул “Туган як” гәзите  мөхәррире вазыйфаларын үти башлады. Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Резидә Җамалетдинова соңгы елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып белем ала.

* * *

РЕЗИДӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА.

ТОЗ ТӘМЕ.

(Хикәя)

Көзге ямьсез көннәр. Ни җирне туңдырып, кары явып кинәндерми, ни җылытып аяк астында каты сукмак салынырдай киптерергә исәбе күренми. Сугыш ачысына көзнең шундый әлҗе-мөлҗе хәләте дә кушылып, җанны бимазалый. Ачлы-туклы яшәп, кайберләре шешенә дә башлаган  адәм баласы яшәргә тырышып тартыша. Шулар арасында көн күрүче Нәгыймә үзеннән дә бигрәк сабые өчен йөрәге  сыкрый. Бигрәк тә чирләшкә булып туды шул  нарасые. Булган ризыгын авызыннан өзеп каптырса да тернәкләнергә ашыкмый, җанашы. Әллә ютәл дә эләктерде инде шунда. Йөзе бөтенләй сулып, төссезләнеп үк калды.

Соңгы көннәрдә аңа игътибар да кими төште шул. Кайгылы хәбәр тирә якта ни барын күрергә теләүдән бөтенләйгә аерды. “ Ирегез батырларча һәлак булды”, дигән язу кисәгенә ышанырга да, ышанмаска да  белмәде Наимә. “Җиңеп кайтырбыз, көт!” дип чыгып киткән иде бит, югыйсә. Җаны шушы кәгазь кисәгендә килеп ирештемени соң? Юктыр, таза-сау Мәүлет, аның Мәүлете үләргә тиеш түгел. Аны бит монда балалары, япь-яшь хатыны көтә. Шундый авыр заманда язмыш кочагына якыннарын ташламас бит инде.Ул бит әле нәни кызын кулына алып сөяргә дә элгермичә китеп барган иде.Юк, ул исән, ул кайтып безне ач үлем тырнагыннан коткарырга тиеш, ләбаса...

Болай кайгы шәленә уралып утырып кына булмас ахырысы. Тукта, болай булмый, Заһидәләргә кереп чыгаргадыр, аның җыеп киптергән дару үләннәре булырга тиеш, бетмәгәндер әле. Шуларны алып чыгып баласына эчерсә, тернәкләнеп китмәсме. Әтисе кайткан мәлдә икәүләп кочагына ташланырлар, боерган булса.

...Күршесе Наимә кергәндә Заһидә учак тергезергә маташа иде. Ике күрше колхоз эшенә бергә йөриләр, ярыша-ярыша эшлиләр, сердәшләр дә иде. Әле дә үзара тату яшиләр. Тик сугыш афәте генә бу дуслыкка ниндидер киртә-тоткарлык сала кебек. Заһидәнең тормышы  Наимәнекенә караганда хәллерәк. Ул шәһргә барып тоз алып кайта. Аны ашамлыкка, башка кирәк-яракка алмаштырып торганлыктан, балалары да ачлыктан бик иза чикмиләр.

-- Уз, Наимә, уз, нәрсә ишек катында торасың. Хәзер чәем кайнап чыгар.

Наимә хәлсез генә сәке читенә килеп утырды. Изрәп йоклап ятучы ике сабыйның өсләрендәге юрганнарын җайлап, төзәтеп куйды.

-- Йоклыйлар,--диде, пышылдап кына,--ә минеке йоклый алмый, ютәл бимазалый үзен. Синең дә шифалы үләннәрең калмагандыр инде, Заһидәкәй?

Ул сораулы карашын күршесенә төбәде. Өстәл янына утырып кысыр чәй эчтеләр. Сүз үзеннән-үзе керәчәк кышка килеп төртелде.

--Син, Наимә, әйдә минем белән, иртәгә тагын Канашка  тозга барырга җыенам, чана да шуа инде хәзер, тартып кайтуы җиңелрәк булыр. Тоз алып кайталсак, балаларыңа ашарга юнәтерсең. Әйдә, миңа да юлдаш булырсың.

Үзе сөйләнә - сөйләнә Наимә кулына бер уч киптерелгән үлән һәм бер кисәк шикәр салды. “Балаларың минекеләр янында торып торыр,” дигәч, ризалашты Наимә.

Күршесе биргән үләнне кайнатып, кызына эчерде Наимә. 12 яшендәге улын бригадир эшкә алып киткән бугай. Балалыктан чыгып та җитмәгән нарасыен колхоз эшенә чакырып тинтерәтәләр. Уку тәтеми дә . Кызганыч, тик ни хәл итәсең, ил өстенә төшкән авыр афәтне шул сабыйлар да өлкәннәр белән бергә күтәрә...

Итәгендә йоклап киткән кызчыгын ипләп кенә урынына илтеп салды. Юлга әзерләнәсе бар. Ара да бик ерак шул, кунмыйча барып җитеп булмый. Ярый ла караңгы төшкәнче урманны үтеп калып булса. Зур кара урманда сугыштан качып калучылар, әсирлектән  ычкынучылар тулып ята диләр. Алар ачлыктан хәтта кешене дә тотып ашыйлар , имеш. Сөйләвен сөйлиләр, әмма бу авылдан әлегә аларга эләгүчеләр булганы юк, шөкер. Алла саклар әле, Наимәләрне дә... Тозын алып кайтсалар озын кышның очын-очка ялгау җае килеп чыкмасмы. Идән астында бәрәңгеләре дә бар бераз, аннан язга да озак калмас, бәлки сугыш бетеп, ире дә кайтыр.

Алар юлга чыкканда бик иртә, яктылык та беленми иде әле. Шактый атладылар. Баштарак җил-җил атлаганга, Заһидәнең аруы булды ахырысы, дәшми башлады. Әллә ирле тормышның ничек рәхәт булуы турындагы хәтирәләргә бирелдеме? Әллә алда кара урманны ничек кичәсене уйлап шомланамы?

--Маяк авылында минем таныш карчыгым бар, шунда кунып чыгарбыз. Аңа дип азрак көмешкә дә алдым, шуны бирербез, кундырыр.

Кичке урманның шомлылыгы, авылда йөргән сүзләрнең куркынычлылыгы, анда-санда ботакларның шыртлап сынуы Наимәнең арка миен чымырдата иде.

Чуаш карчыгының йорты урман авызында ук икән. Чаналарын өй бүрәнәсенә сөяп калдырып, эчкә үттеләр. Карчык почмакта, тезләнгән, гыйбадәт кылуы иде бугай. Боларга күз чите белән генә карап алып, өй эчендәге бердәнбер эскәмәягә ымлады. “Утырыгыз”, диюе шушы иде ахырысы. Карчыкка көмешкәне биреп, үзләре өйдән әзерләп чыккан ризыкларын капкалап алгач, йокларга яттылар. “Бичаракайлар, ниләр эшлиләрдер инде”, дип сабыйларын уйлады Наимә. Абыйсы сеңелесен караса ярар иде, йоклаганда өсте ачылса, йөткерүдән туктамас та. Кызының яшьле  йөзе күз алдыннан китмәгән килеш йоклап китте.

Тозны ничек җитте  шулай юнәттеләр. Кайтырга кузгалабыз инде дигәндә, Заһидәнең муенына апасы килеп сарылды.

--Сеңелкәем, җизнәң кайта бит, поезд белән, ике аягын да өздергән икән. Үлгәндер дигән идек, ул госпитальдә яткан.

Әлеге апаның илереп елавыннан шуларны аңлады Наимә: Заһидә җизнәсен чана белән тартып кайтырга тиеш булачак. Наимә исә аны көтеп кала алмый иде, ялгыз калган балалары янына кайту юлына ул үзе генә кузгалды. Кайтыр юлы килгәндәгедән авыррак. Арттан авыр йөк булып тоз сөйрәлә. Арка уеннан аккан тирдән юешләнеп беткән киемнәр үзе тозлы. Сугышны, ачы язмышны, немец бәдбәхетне кәһарләп аккан күз яше дә тоздан тора. Ачы тоздан каешланган бау җилкәне уеп керде, авыр эштән яргаланган кулларының яраларына тоз кереп әчеттерде. Саран кояш урман өстен нурландырып алып, иртәгә тиклем, дип хушлашканда ул чуаш әбинең өе янында иде. Тоз салынган чананы ишек алдында, ачыклыкта калдырып булмаганлыктан, сарай эченә узды. Ару, йончу, ачыгу аңны томалаган. Шуңа да, түмәргә чабып куелган балтага, стенадагы тапларга, түмәр янына җыелган күлдәвеккә игътибар бирсә дә, берни уйлый алмады. Ике кешенең урманга чана тартып кереп китүләрен күргәч тә уйлары: “Кара, бу авылда ирләр бар икән”, диюдән узмады.

Карчык тагын почмакка тезләнгән иде. “Нинди гөнаһлары өчен армый-талмый ходайдан ярлыкау сорый икән бу?”дигән соравына җавап эзләп маташмады Наимә. Эскәмәяне мич буена этәрде дә, шунда лып итеп килеп утырды. Аяклары гына түгел, бөтен тәне сулкылдый иде. Мичтән бөркелгән җылылык хатынны бөтенләй йомшартты, күзләргә йокы булып эленде. Тәрәзәләрдә яктылыкның бөтенләй булмавын. Аларны тышкы яктан томалап куелганын ул инде йокы аралаш кына күрде. Төшендә янына Мәүлете килде. Ул исән  имеш, печән чаба.  Ай, кулын кискән түгелме, әнә бит яралы кулын хатынына суза. Үзе ачулы да кебек, “Тоз сал әле ярама, тоз сал, ул төзәтер”, ди. Печән чапкан иренең кулында никтер чалгы түгел, балта. Бу бая күргән, түмәргә чабып куелган балта түгелме соң, үзе канлы да. Мәүлете аңа балта белән кизәнә, үзе: “Мин сине алып китәм”, ди. Хатынның “ Ә балалар?” дип ялваруын ишетми дә сыман.

Әллә сабыйлары турындагы уй уяттымы, ул кисәк кенә күзен ачты. Каршысында Мәүлете урынына сәләмәләргә төренгән ир-ат тора иде. Аны җан ачысы белән этеп, ишеккә ыргылды Наимә. Кармаланып ишек элгечен эзләгәндә башына ни беләндер суктылар. Аңына килгәндә ул сарай эчендә иде инде, чанасы да, тозы да янда гына. Хәзер, хәзер, ул торыр, бауны иңенә эләр дә, китәр. Балаларына ризык булыр, кесәсендә кызчыгына дигән шикәре бар, ул әнисен көтәдер, елыйдыр... Нигә кымшанып та булмый соң әле, шуның кадәр үк арылдымы икәнни? Кул-аяклары нигә хәрәкәтсез? Бу ике ир-ат кемнәр соң? Ай-й-й, аны бәйләгәннәр түгелме?.. “Җибәрегез, балаларым хакына”, дип кычкырырга теләде Наимә, тавышы чыкмады, авызы да ни беләндер томаланган икән, ләбаса. Шунда ук карчык та йөри. Ул нишләп ярдәмгә килми икән? Ничек котылырга?..

...Баш очында балта ялтыраганда Наимәгә карчыкның сүзләре килеп иреште: “Монысының башын күмәсезме, үзегез белән алып китәсезме, теләсәгез кая илтегез. Сездән калган кеше башларын яшерә-яшерә кисәгем калмады...”

2000 ел.

* * *


Комментарии
Только зарегистрированные пользователи могут оставлять комментарии!
Русская редакция: www.freedom-ru.net & www.joobb.ru

3.26 Copyright (C) 2008 Compojoom.com / Copyright (C) 2007 Alain Georgette / Copyright (C) 2006 Frantisek Hliva. All rights reserved."

 
Наш район в Твиттере

Читать Drogganoe в Твиттере

Поиск по сайту
Поиск по интернету

Ссылки

Дрожжановская ЦРБ

Сайт объявлений

Газета "Туган як"

Средняя школа № 1

Портал районов

Музей района

TatCenter

Авто100

ПУ-90

«ХРУ Дрожжановский»

Друзья сайта

Сайт Малоцильнинской средней школы

Компьютерная помощь 89603679247

 

Design: Digital Eye Template