Russian (CIS)Tatar (CIS)
 
Главное меню
Популярное
Регистрация/вход
Сейчас на сайте
Сейчас 5 гостей онлайн
Наш баннер

получить код
Рәшит Фәтхуллов

РӘШИТ ФӘТХУЛЛОВ.

Рәшит (Валерий) Нәсыйбулла улы Фәтхуллов 1957 елда Кушкуак авылында туа. 1974 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлагач, Ульяновск шәһәренә китеп инструментлар заводына эшкә керешә. 1975 елда армия сафларына чакырылып, ике ел шунда хезмәт иткәч районга кайта һәм  район элемтә бүлегендә эшли башлый.

1979 елда район гәзите редакциясенә корреспондент сыйфатында эшкә күчә. 1980 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына  читтән торып укырга керә. Аны алты елда тәмамлап  чыга.

1981 елда аны КПСС райкомы инструкторы итеп чакыралар, ә 1982 елда ул район киночелтәре директоры була. Бу эштә алты ел хезмәт күрсәткәч,  район типографиясе директоры вазыйфаларын үти. 1992 елда авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире сыйфатында редакциягә эшкә күчә. 1997 елның ноябрь ахырларында аны “Яңа юл” гәзитенең мөхәррире итеп билгелиләр. Бу эшне ул 2001 елның  гыйнварена кадәр башкара һәм аннан соң  редакциянең штаттагы хезмәткәре булып, төрле бүлекләрнең җитәкчесе сыйфатында хезмәтен дәвам итә. Ул--Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Р.Фәтхулловның каләме аша районыбызда яшәүче хезмәтчәннәр турында күп санлы зарисовкалар, очерклар язылып, гәзиттә урын ала. Ул районыбыздан читтә яшәүче күренекле якташларыбызны табып, “Чүпрәле һәм аның кешеләре” рубрикасы астында алар турында  райондашларга  мәгълүматлар җиткерә.

Бу уңайдан сезгә аның бер очеркыннан өзек тәкъдим итәргә булдык.

 

 

ТАБИБЛАР ДИНАСТИЯСЕ БАШЛАНДЫ...

(Очерктан өзек)

Районыбызда төрле һөнәр ияләре булган дистәләрчә династияләр бар. Бу уңайдан бүген мин тамыры  безнең заманнан гына башланган булса да,  табиблар династиясенә нигез салучы Рөстәм Бакиров турында язарга уйладым.

Татар Бизнәсе авылында яшәүче, гаиләләрендә җиде бала тәрбияләп үстерүчеләр-- әтиләре Сәйфулла абзый колхозда бригадир булып, шулай ук әниләре Роза апа да  табиб булмасалар да, алардан туган балалар бу гуманлы һөнәрне үз итеп, республикабызга танылып баралар.

Табиблар династиясен башлаучы, 1954  елда гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән Рөстәмнең күңелендә бу һөнәргә мәхәббәт Иске Чүпрәле урта мәктәбенең тугызынчы классында укыган елларда, сукыр эчәгенә катлаулы операия ясатып, бик озак Чүпрәле хастаханәсе койкаларында ятканда барлыкка  килгән. Ул үсмер елларын шушы хыял белән канатландырып үткәрә һәм урта белем алгач Казан дәүләт медицина институтына укырга керә.Аны тәмамлаган яшь белгечне Түбән Кама үзәк хастаханәсенә табиб-хирург итеп билгелиләр. Монда эшләү елларында Рөстәм Сәйфулла улы күңеле белән сизә: институтта алган белеме генә аның  күпне белергә омтылучанлыгына җавап биреп бетерми. Шуңа да 1982 елда ул Казан Дәүләт медицина институтының хирургия кафедрасына ординатурага килә. Анда ике ел белемен күтәреп, тагын 10 ел буена “Түбән Кама нефттехим” берләшмәсенең 1000 койкадан торган  медсанчастен   җитәкли. Бу елларда Рөстәм Сәйфулла улы  менәрчә кешеләрнең сәламәтлеген кабат кайтаруда үз-үзен аямыйча хезмәт күрсәтә. Шуңа да ул Түбән Камалыларның зур ихтирамын яулый. Аны Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлыйлар.

1991 елда аны югары квалификацияле табиб-хирург итеп таныйлар. 1992 елда “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек дип табыла.

Үз хезмәте буенча зур практик тәҗрибәгә ия булган белгечне 1994 елда Казандагы иң зур клиникаларның берсе булган “Радио-прибор” заводы карамагындагы 18 нче шәһәр клиник хастаханәсенә җитәкче итеп билгелиләр. Бер үк вакытта аңа 210 мең кеше яшәгән Идел буе районына баш табиб вазыйфасын да йөклиләр. Баш табиб сыйфатында Рөстәм Сәйфулла улы шулай ук киң эшчәнлек җәелдерә. Ул эшли башлаган елларда Ю. Фучик урамында балалар поликлиникасы, Мәүлетов урамында хатын –кызлар консультациясе бинасы сафка баса, 9 һәм 18 поликлиникаларга  ремонт үткәрелә, 5 һәм 3 шәһәр хастаханәләрен реконструкцияләп, капиталь  ремонт үткәрәләр. 18 нче киң профилле клиник хастаханә базасында консультатив диагностик үзәк ачыла. Биредә авыруларны тикшерү һәм дәвалау ультратавыш диагностикасы, фиброгастродуоденоскопия, электроэнцефалография, лазеротерапия, гипербаритик оксигенация һәм башка шундый югары технологик чаралар ярдәмендә башкарыла. Хастаханәдә гастроэнтерологик профиль буенча катлаулы операцияләр ясала.

Якташыбызның күпкырлы эшчәнлеге Идел буе районындагы хезмәтчәннәр тарафыннан да югары бәяләнә. Аны шәһәр Советына депутат итеп сайлыйлар. Җәмәгать һәм практик эшчәнлеге белән бергә ул фән белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. 2000 елда аның тарафыннан “Хәзерге социаль-икътисадый шартларда халыкка медицина ярдәме күрсәтънең төрле чорларында нур диагностикасы” дигән темага кандидатлык диссертациясен яклады.

Сүзебезне яңа династия  барлыкка килү турында искә төшерүдән башлаган идек. Бакировларның табиблар династиясе турында сөйләгәндә, моны раслау өчен Рөстәм Сәйфулла улының тату гаиләсендә үскән өч кызының икесе инде  әтиләре юлыннан китеп, медицина институтында белем алуларын әйтәсе килә. Аның туган энесе Рифкать та медицина өлкәсен сайлаган .

Медицина институтын тәмамлап, хезмәт урыннарына киткәндә яшь белгечләр “Гиппократ антын” бирәләр. Алар бу антка тугрылыклы булып, кешеләр сәламәтлеге сагында фидакарь хезмәт итәләр. Якташыбыз Рөстәм Сәйфулла улы Бакировның  биргән антына тугрылыгын без һәрдаим тоеп яшибез.

“Туган як”гәзите,

1 ноябрь 2000 ел.

* * *


Комментарии
Только зарегистрированные пользователи могут оставлять комментарии!
Русская редакция: www.freedom-ru.net & www.joobb.ru

3.26 Copyright (C) 2008 Compojoom.com / Copyright (C) 2007 Alain Georgette / Copyright (C) 2006 Frantisek Hliva. All rights reserved."

 
Наш район в Твиттере

Читать Drogganoe в Твиттере

Поиск по сайту
Поиск по интернету

Ссылки

Дрожжановская ЦРБ

Сайт объявлений

Газета "Туган як"

Средняя школа № 1

Портал районов

Музей района

TatCenter

Авто100

ПУ-90

«ХРУ Дрожжановский»

Друзья сайта

Сайт Малоцильнинской средней школы

Компьютерная помощь 89603679247

 

Design: Digital Eye Template